Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубайда яңа ярдәм җыю оештырыла: мобилизацияләнүчеләргә рацияләр, йоклау капчыклары һәм тактик рюкзаклар кирәк

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган егетләргә гуманитар ярдәм тапшырганнан соң, районда чираттагы ярдәм җыюны оештырырга карар кылынды.

Өйрәнүләр полигоннарында сугышчан әзерлек курсын узган ир-егетләрне ноябрьнең 20сендә дислокация урынына җибәрәчәкләр. Бу вакытка алар тулысынча экипировкаланган булырга тиеш. 

Редакциягә активистлар – Диңгез җыены вәкилләре Флен Зәйнуллин һәм Анатолий Скворцов килде, алар өч тапкыр Донецк һәм Луганск өлкәләренең хәрби хезмәткәрләренә һәм тыныч халкына гуманитар ярдәм җыюны оештырдылар һәм аны конвой белән илтеп тапшырдылар. 

– Мобилизацияләнгән егетләр белән сөйләштек, тәҗрибәдән чыгып аларга беренче чиратта нәрсәләр кирәклеген беләбез. Бу рацияләр, тактик рюкзаклар, эчке киемнәр, тепловизорлар, тактик аптечкалар, йоклау капчыклары һәм башка хәрби кыр амунициясе. Кирәкле әйберләргә заказ биреп, аларны егетләр киткәнче китереп өлгертер өчен акчаны 16 ноябрьгә кадәр җыярга кирәк, – дип сөйләделәр активистлар. – Без сугышчы егетләребезнең гомерләрен саклап калу һәм һәр россияле өчен мөһим булган Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләргә тиеш. 

30 – рация, 70 – разгрузка, 60ар – рюкзак һәм йоклау капчыгы, 2 тепловизор, 70 – аптечка кирәк. Җыемның гомуми суммасы – ике миллион сумнан артык, төгәлрәк әйткәндә – 2 179 700 сум. 

Район халкы, җитәкчелеге, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре берләшеп якташларга төрле яклап ярдәм итәләр. Тагын аксубайлыларның бердәмлеге кирәк. Акча җыюны 9 көн эчендә оештырырга кирәк! Һәр сум мөһим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев