Аксубайда яңа ел чыршысын алдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайда яңа ел чыршысын алдылар

Бүген Аксубай үзәгендә Яңа ел чыршысын сүттеләр.

2023-2024 елгы үзәк чыршы аксубайлылар хәтерендә бик матур бәйрәм бизәге булып сакланып калачак.

Яңа ел гүзәле район халкын һәм кунакларын үзенең алтынсу утлары белән бер ай диярлек сөендерде. Чыршы бизәкләрен кран ярдәмендә салдырдылар – һәм бу бик күп хезмәт сорый торган эш – тартмаларга һәм капчыкларга тутырдылар. Киләсе елда алар безне янә сөендерәчәк. Ә чыршыны кисеп алып киттеләр.

 


Нет комментариев