Аксубайда Һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм иттеләр
Аксубай үзәгендә элеккеге десантчылар Россия Һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм иттеләр.
Традиция буенча, зәңгәр тельняшка һәм беретларда алар Хәрби дан мемориалында җыелдылар. Бу көн һәркем өчен үзенчәлекле. Алар яшьлек елларын сугышчан әзерлек, рух көче белән аерылып торган, армия элитасы булган гаскәрләргә хезмәткә бирделәр.
Агымдагы елдан башлап зәңгәр күкләрне яулаучы сугышчы-десантчыларның үз «Бездән башка беркем» мемориаль композициясе бар. Ул якташыбыз – эшмәкәр Константин Николаевтан районга бүләк.
Сугышчы-ветераннар мемориал каршындагы мәйданчыкта тезелеп бастылар. Алар арасында – төрле һөнәр ияләре, төрле буын кешеләре – җитлеккән, һәм күптән түгел генә хезмәт итеп кайткан яшьләр дә бар. Җыелучыларга сәламләү сүзе белән “Ватанга хезмәт итәм” иҗтимагый хәрәкәт десантчылары берлеге җитәкчесе Александр Лизунов мөрәҗәгать итте.
–Сезне Һава-десант гаскәрләре көне белән котлыйм! – диде ул. – Сез Ватанга лаеклы хезмәт иттегез, Һава-десант гаскәрләрендә хәрби бурычларны үтәдегез. Сезгә сәламәтлек, бәхет телим!
Ул «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте җитәкчесенең һәм анда катнашучыларның Һава-десант гаскәрләре көне белән котлауларын укыды.
Хәрби ветераннар Ватаныбызның тыныч киләчәге өчен гомерләрен биргән десантчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм обелискка кызыл канәферләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев