Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда һәлак булган рядовой Иван Баженовны җирләячәкләр

Иртәгә Аксубай районы халкы Украинада һәлак булган якташны соңгы юлга озатачак.

Рядовой Иван Баженов 3нче Аксубай урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлый. Иван тырыш укучы, игелекле, ачык егет була. Иптәшләренә һәрвакыт ярдәм итәргә омтыла. Футбол уйный һәм берничә тапкыр футбол командасы составында ярышларда катнаша. Техника белән мавыга һәм 3нче Аксубай мәктәбенең тугыз сыйныфын тәмамлагач, универсаль технологияләр техникумына укырга керә.
2021 елның көзге чакырылышында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына алына, ә бераз вакыттан соң контракт төзи.

2022 елның 30 сентябрендә Донецк, Луганск халык республикалары һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция барышында хәрби хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак була.

Иртәгә 10.00 сәгатьтә Феодосий Тотемский чиркәвендә мәрхүмне соңгы юлга озату гыйбадәте булачак. Матәм тантанасы шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Дан аллеясында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев