Иртәгә Аксубай районы Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган өлкән лейтенант Герман Захаровны соңгы юлга озатачак.
Вертолетның очучы-штурманы Герман Захаров 1996 елның 5 октябрендә Яңа Кыязлы авылында туган.
Иске Тимошкино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 2014 елда үз гомерен авиация белән бәйләргә була һәм ВУНЦ «Хәрби-һава академиясе» хәрби һава көчләре хәрби укыту-фәнни үзәк филиалына (Сызрань шәһәре) укырга керә. Югары хәрби уку йортын тәмамлаганнан соң хәрби хезмәтне Кырым Республикасында вертолет эскадрильясы вертолет звеносының вертолет очучы-штурманы булып үтә.
2022 елның 5 мартында Украина, ДНР һәм ЛНР территорияләрендә махсус хәрби операция барышында хәрби йөкләмә үтәгәндә һәлак була.
Һәлак булган Герман Захаров белән хушлашу тантанасы иртәгә, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә булачак. Сәгать 9.30 да Феодосий Тотемский чиркәвендә җеназа гыйбадәте башлана, аннары Мәңгелек ут янында Дан аллеясында хушлашу митингы узачак.
Нет комментариев