Аксубайда Гражданнар оборонасы буенча дәресләр оештырыла
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Гражданнар оборонасы буенча дәресләр оештырыла

Аксубай районы халкын заманча зарарлау чараларыннан, хәвеф-хәтәрләрдән саклану ысулларына өйрәтәчәкләр.

2023 елның 11 июлендә 10.00 сәгатьтә район мәдәният йорты базасында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча уку-консультация пунктында дәресләр узачак.

Дәресләрнең темасы: халыкны заманча зарарлану чараларыннан саклану ысулларына өйрәтү, хәрби конфликтларда барлыкка килгән хәвеф-хәтәрләрдән саклану, хәбәр итү сигналы буенча эш итү тәртибе, зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары, шәхси саклану чараларыннан файдалану кагыйдәләре. Дәресләрдә теләгән һәркем катнаша ала.


Нет комментариев