Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Герой атасы» күргәзмәсе ачылды

Район үзәгендә уллары махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәгән әтиләргә багышланган «Герой атасы» республика күчмә фотокүргәзмәсе ачылды.

Тантана район мәдәният йортында узды.

— Бу күргәзмә бөтен республика буенча уза, һәм аның максаты — беркемнең дә онытылмавын искәртү, — дип мөрәҗәгать итте әти-әниләргә һәм район кешеләренә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. — Үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклаучыларны тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә зур рәхмәт. Алар турындагы истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк.

Чара барышында ул СВО катнашучыларының якыннарына медальләр тапшырды: Светлана Ксенофонтовага — улы Андрей Ксенофонтов өчен “Батырлык өчен” медален, Венера Хәммәдиевага — “СВО катнашучысы” медален һәм “Сугышчан туганлыкны ныгыту өчен” медален, Ләйсән Хөснетдиновага — ире Айрат Хөснетдинов өчен “Батырлык” орденын.

Православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев геройларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.

–Безнең һәркайсыбыз үз көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тиеш, – дип билгеләп үтте ул. – Геройларның якыннарына һәм туганнарына бу авырлыкларны күтәрергә сабырлыклар телим.

«Ватанны саклаучылар» фонды координаторы Татьяна Крайнова күргәзмәне булдыру фикере турында сөйләде.

— Күпләр: “Бу ни өчен кирәк? “ – дип сорадылар. Җавап гади – истә тоту өчен. Хәзер без үзебез өчен генә түгел, алар өчен дә яшибез һәм алар истәлегенә лаеклы яшәргә бурычлыбыз.

Үзәк хәрби округы инспекторы Анатолий Молоствов улларын югалткан әти-әниләргә тирән ихтирам хисләрен белдерде.

–Мин сезнең алда баш иям һәм чын геройлар тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде ул.

Күргәзмә безнең районда 21 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев