Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Гаилә командасы» фестивале узды

Район үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган якты спорт бәйрәме узды.

Бу бәйрәм көнендә үзәк парк балалар һәм өлкәннәр өчен җәлеп итү урынына әверелде. Тантана башланганчы балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар белән «Бәхет ромашкасы» викторинасын үткәрделәр. Катнашучылар гаилә кыйммәтләренә кагылышлы әдәбият өлкәсендәге сорауларга җавап бирделәр.

Фестивальне балалар һәм яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең район бүлеге җитәкчесе Светлана Башатова ачты.

– Без сезнең белән кечкенә спорт ярышлары уздырачакбыз, – дип мөрәҗәгать итте ул фестивальдә катнашучыларга. – Сезнең һәркайсыгыз моны иң якын, кадерле кешеләр белән яхшы һәм кызыклы күңел ачу чарасы итеп кабул итсен.

Район җитәкчелеге исеменнән җыелучыларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов сәламләде.

Спорт бәйрәмендә катнашу өчен алты гаилә командасы билгеләнде.

Ярышлар программасында бик мавыктыргыч этаплар әзерләнгән иде. Аларны «БДД» дәүләт бюджет учреждениесенең Нурлат территориаль идарәсе вәкилләре белән берлектә Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре оештырды.

Ярыш велосипедта фигуралы йөрү белән ачылып китте.
Өченче мәктәп алдындагы мәйданчыкта командалар арасында кискен көрәш барды. Балалар ике тәгәрмәчле транспорт төрләрен (велосипед һәм самокат) оста куллануларын, конкурс биремнәрен төгәл үти алуларын күрсәттеләр. Мәйданчык гөр килеп торды, заездларда катнашучыларга гаилә әгъзалары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы вәкилләре көч биреп тордылар.

Мәктәп спорт мәйданчыгында күңелле стартлар узды. Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча табышмаклар пазлларын җыйдылар, озынлыкка сикерү күнегүләрен башкардылар, төгәллеккә һәм 200 метрга йөгерүдә ярыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев