Аксубайда футбол турнирын офицер-танкист истәлегенә багышладылар
«Юность» спорт комплексында Россия армиясе майоры, Карасу авылында туып-үскән Фәнил Исхаков истәлегенә багышланган мини-футбол турниры уза.
Турнирга Казан, Чистай, Бөгелмә, Әлмәт, Нурлат һәм Аксубай командалары җыелды.
Тантаналы ачылышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.
–Майор Исхаков – безнең якташыбыз. Аны белгән кешеләрнең күбесе аның районда спорт үсешенә керткән өлешен хәтерли, – диде ул. – Якташның сеңелесенә, оештыручыларга һәм сезгә, егетләр, ярышларда катнашуыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсе килә! Сезгә күбрәк җиңүләр, уңышлы чыгышлар телим. Иң көчлесе җиңсен. Сезнең спорттагы казанышларыгыз офицер-танкист истәлегенә олы хөрмәт булачак.
– Абыем Фәнил өчен офицерлык дәрәҗәсе, дисциплина һәрвакыт беренче урында тора иде, – дип мөрәҗәгать итте турнирда катнашучыларга Фәнил Исхаковның сеңлесе Флүзә Канская. – Хезмәттән тыш, аның тормышында һәрвакыт спорт булды. Матчларны оештырган өчен бөтен гаиләбездән рәхмәт сүзләрен кабул итегез, абыйны искә алганыгыз өчен рәхмәт.
Район башлыгы офицерның сеңелесе Флүзә Канскаяга һәм хатыны Лилия Исхаковага чәчәк бәйләме тапшырды.
Спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин яшь спортчыларга уңышлар һәм мәйданчыкта кызыклы очрашулар теләде.
Матч башланыр алдыннан мәйданга Фәнил Исхаковның өч яшьлек улы Камил чыкты. Тамашачылар һәм уенчыларның алкышлары астында ул тупка беренче символик бәрүне башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев