Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда экология икеайлыгы: башкарма комитет чүп-чар чыгару өчен бушка арба бүлеп бирә

Арбаны йорт яны территориясеннән чүп-чар чыгару өчен дә, шулай ук урамнарны җыештыру өчен дә бүлеп бирәләр.

– Яфраклар, ботаклар, сабаклар, шулай ук төзелеш чүп-чары 89 ФЗ номерлы закон белән билгеләнгән каты көнкүреш калдыклары билгеләмәсенә керми, – дип шәрехләде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров. – Шуңа күрә, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү кысаларында төбәк операторы мондый чүп-чарны транспортлауны һәм чыгаруны гамәлгә ашырмый. Мондый чүп-чарны контейнер мәйданчыклары янында җыю тыела.

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең төзекләндерү Кагыйдәләре таләпләре үтәлмәгән очракта административ хокук бозулар турындагы Кодекска нигезләнеп административ җаваплылык каралган һәм гражданнарга – 2 мең сумнан 3,5 мең сумга, вазифаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга, юридик затларга – 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салуга китерә. Кагыйдә бозуларны фото- һәм видео теркәү алып барыла.

Контейнер мәйданчыклары янында җыю тыелган чүп-чарны (яфраклар, ботаклар, сабаклар) чыгару өчен трактор арбасы бүлеп бирү мәсьәләсе буенча шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетына 2-73-62, 2-75-82 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев