Аксубайда егетләрне тантаналы һәм лаеклы төстә армиягә озаттылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайда егетләрне тантаналы һәм лаеклы төстә армиягә озаттылар

ТР Хәрби комиссариатының җыелма пунктына армиягә алынучыларны чираттагы озату булды.

Кояшлы җылы июнь иртәсендә тугыз егет Ватанга хезмәт итәргә китте. Болар – Татар Сөнчәлесе авылыннан Камил Абдрахманов, Түбән Баландадан Олег Исаенков, III Интернационал авылыннан Николай Колотилин, Яңа Тимошкинодан Николай Леонтьев һәм аксубайлылар Даниил Егоров, Роман Еруславкин, Игорь Ионов, Данила Легкомский һәм Реал Шәйдуллин.

Хәрби дан мемориалында атмосфера дулкынлану һәм җылылык белән тулган иде. Озата баручы әти-әниләре, апа-сеңелләре, абый-энеләре, дуслары, туганнары якын кешеләре янәшәсендә күбрәк булырга, аңа фатиха сүзләре әйтеп калырга тырыштылар.

Яшь кешеләрне хәрби хезмәткә озатырга район җитәкчеләре, “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре җыелды. Митингны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов ачты.

– Бүген сезнең тормышыгызда мөһим этап башлана, – дип билгеләп үтте ул. – Хезмәтегез илебезне саклауга лаеклы өлеш кертсен! Лаеклы хезмәт итегез. Ышанам, сезнең барысы да килеп чыгачак, бер елдан сезне көтәбез!

Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Рушан Даутов балаларга аталарча теләкләр юллады, Ватан алдындагы бурычның мөһимлеген ассызыклады. “Ватанга хезмәт итәм” иҗтимагый оешмасы ветераннары исеменнән булачак солдатларга үгет-нәсихәт сүзләрен Александр Евграфов җиткерде.

Һәрбер хезмәткә алынучыга районнан бүләк – кәрәзле телефон тапшырылды. Якыннары белән кыска саубуллашу мизгеленнән соң, булачак Ватан сакчылары автобуска утырдылар, ул аларны яңа олы тормыш юлына алып китте.


Нет комментариев