Аксубайның 3 урта мәктәбе базасында «Әти-әниләр белән бергә сынау имтиханнарын тапшырабыз» акциясе кысаларында сынау имтиханнарын тапшыру көне узды.
Чарада 9-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Алар бердәм дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру процедурасы белән үз тәҗрибәләрендә таныша алдылар: ата-аналар балалары белән бергә математикадан сынау имтиханы һәм база математикасыннан БДИның кыскартылган вариантларын яздылар.
Чарада ата-аналар, барлык процессны реаль шартларда узып, имтиханнарда балаларның нәрсә белән очрашуларын белделәр. Катнашучылар этапларны: БДИда теркәүне, утырту кагыйдәләрен, эш урыннарын төзекләндерүне, объективлыкны контрольдә тоту системасын һәм имтихан уздыру урынында биремнәрне бастырып чыгаруны карадылар.
Программа БДИ эшләренең кыскартылган вариантлары белән 1 сәгатькә сынау имтиханына һәм «2026 елда имтихан үзенчәлекләре» темасына 40 минутлык түгәрәк өстәлгә бүленде – әтиләр һәм әниләр сораулар бирделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм аңлатмалар алдылар.
Сынау имтиханында район башлыгы Алмаз Мингулов та катнашты.
– Укучылар да, әти-әниләр дә бер рольдә булган мондый чаралар чыгарылыш сыйныф укучыларына чын имтиханнарда үзләрен ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте ул. – Ә бу җаваплы мизгелдә бик мөһим.
«Әти-әниләр белән бергә сынау имтиханнарын тапшырабыз» акциясе ата-аналарның борчылуын җиңеләйтергә, пунктлардагы шартларны аңларга, оештыручылардан җаваплар алырга һәм аттестациянең ачыклыгын күрергә мөмкинлек бирде. Мәктәп укучыларына бу имтиханнарда борчылуларны киметеп, җыйнаклыкны һәм үз мөмкинлекләренә ышанычны арттыру өчен өстәмә репетиция булды.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина катнашучыларның югары кызыксынуын һәм имтиханнарга әзерлек өчен мәктәпне, гаиләләрне һәм хакимиятне берләштергән акциянең нәтиҗәлелеген ассызыклады.
Фото мәгариф бүлеге архивыннан.
Нет комментариев