Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Чик сакчысы көне билгеләп үтелде

Үзәк мәйданда Россия Федерациясе чик буе гаскәрләренә нигез салынуга 105 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Тантанага Камчаткадан алып Россиянең Көнбатыш чикләренә кадәр хезмәт иткән элекке чик сакчылары җыелды.

Чараның рәсми өлеше башланыр алдыннан элекке солдатлар хәрби марш астында мәйдан буйлап үттеләр һәм сафка тезелеп бастылар. Барысы да хәрбиләрнең тантанасын бәйрәм итү кысаларында үтте: сафка басу, чыгышлар, байраклар, байрак күтәрү, РФ гимны. Тантаналы митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Сез дошманның һөҗүмен беренче булып үз өстенә алган гаскәрләрдә хезмәт иттегез, – дип билгеләп үтте ул. – Хәрби бурычны лаеклы үтәдегез. Армиядән соң күпләрегез белән бергә эшләргә туры килде – сез профессиональ яктан зур җаваплылык белән аерылып торасыз. Чик сакчылары ветераннар хәрәкәтенең күпсанлы берләшмәләренең берсе булган “Ватанга хезмәт итәм” оешмасы вәкилләре мәктәп укучыларын патриотик тәрбияләү буенча зур эш алып бара. Сезгә чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим.

Иң актив ветераннарга чик буе гаскәрләренә 105 ел тулу уңаеннан медальләр тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев митингта катнашучыларны Чик сакчысы көне белән җылы котлады.

– Чик буе гаскәрләре – безнең ышанычлы калканыбыз, – дип ассызыклады ул. – Дошман һөҗүм итәргә тырышканда, нәкъ менә чик сакчылары дәүләт чикләрен намус һәм дәрәҗә белән яклыйлар. Актив иҗтимагый эшегез, яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт.

Башкарма комитет җитәкчесе 2023 елгы Җиңү парадында катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Чик буе гаскәрләре ветераннарын генерал-майор Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов, Аксубай православие гыйбадәтханәсе рухание Антоний Рыбочкин бәйрәм белән ихлас котладылар.

Ветераннарга иң изге теләкләрне чик буе гаскәрләре ветераннары советы рәисе Алексей Бобов, «Ватанга хезмәт итәм» хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары берлеге исеменнән – Александр Евграфов, сугышчы-ракетачылар исеменнән – Павел Крюков, диңгезчеләр җыены рәисе Флен Зәйнуллин белдерделәр.

Бу истәлекле көнне бәйрәмдә катнашучыларның күбесе бүләкләр алды, шул исәптән үсеп килүче буын вәкилләре дә. Чик сакчылары хөрмәтенә район үзешчәннәре патриотик җырлар башкардылар.

Бәйрәмдә ветеран-чик сакчыларының җәмәгать эшләрендә актив булуларын билгеләп үттеләр. Бу тантана ял итү өчен сәбәп булмады. Чара тәмамлангач, алар машиналарга утырып, өйрәнү-кыр җыеннарында катнашучылар янына юл тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев