17 апрельдә 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр район халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак.
Бу эш эзләүче, һөнәрен алыштырырга ниятләүче яки яңа вакансияләр турында белергә теләүчеләр өчен мөһим момент.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе – район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән турыдан-туры очрашу, алардан эш шартлары, хезмәт хакы турында белү мөмкинлеге ул. Эш бирүчеләр өчен – вакансиягә туры килә торган кандидатура сайлау. Барысы да чакырыла: эшсезләр, яшьләр, декреттагы әниләр һәм һөнәрен алыштырырга теләүчеләр.
Нет комментариев