Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган төп тантана башланыр алдыннан Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәре язылган обелиск каршындагы Хәрби Дан мемориалында панихида узды.
Гыйбадәт кылуны Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев башкарды.
Гыйбадәт кылуга чиркәүгә йөрүчеләр, илнең тыныч киләчәге өчен гомерләрен биргән кешеләрнең һәм сугыштан соң вафат булган фронтовик каһарманнарның балалары, оныклары Һәм оныкчыклары, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре җыелды. Православие динен тотучылар сугышларда батырларча катнашкан якыннарын искә алдылар.
Нет комментариев