Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» республика акциясенә кушылдылар

Үзәк китапханә һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре район үзәгенең Горький урамындагы бер ишегалдында уен программасы оештырдылар.

Ишегалды чарасында һәр кунак күңеленә хуш килгән шөгыльне тапты – интеллектлар көрәшендә көч сынашты һәм «Танып-белү каруселе» викторинасында төрле мәсьәләләр буенча фикер алышты, осталык дәресләрендә һәм спорт ярышларында, «Беренче бул!», «Ашый һәм ашамый торган», «Өченче кеше артык» һәм башка бик күп хәрәкәтле уеннарда катнашты.

Аксубайның яшь кешеләренә «Китаплы салават күпере» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Алар китапханәнең китап фондының төрлелеге турында белделәр. Моннан тыш, балаларны тиздән үзәк китапханәдә һәм туган якны өйрәнү музеенда узачак чараларга чакырдылар.

Өлкәннәр үзләренең мөһим эшләре белән шөгыльләнгәндә, аларның балалары фантазия һәм иҗади сәләтләрен үстерделәр. Барысы да чарадан уңай хис-кичерешләр алдылар һәм вакытны файдалы итеп үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев