Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда бергә яшәүче хатынының кызын кыйнап һәм базга ябып тәрбияләгән ир-атны хөкем иттеләр

Аксубай районында яшәүче 44 яшьлек ир-ат балигъ булмаган баланы кыйнауда гаепләнүче буларак суд каршына басты.

Бу вакыйга 2022 елның җәендә булган. 21 августка каршы төндә ир-ат, исерек хәлдә, физик көч кулланып, кызны тәрбияләргә маташа. Ул күп вакытын телефон тотып утырып үткәрә һәм хуҗалык эшләрендә ярдәм итми дип саный. Беренче тапкыр ул кыз өстенә салкын су сала һәм башына чиләк белән суга. Өч көннән кабат кыйнап, базга ябып куя.

– Гаепләнүче берьюлы ике маддә буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды – «Физик авыртуга китергән, шундый ук гамәл өчен административ җәзага тартылган зат тарафыннан кыйнаулар һәм башка көчләү гамәлләрен кылу» һәм «Законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү», – дип шәрехләде Аксубай районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Илгиз Гусамов. – Ул үз гаебен таныды. Суд карары белән аңа ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә өч ел һәм бер айга төрмә җәзасы бирелде.

Ир-атны мәҗбүри күзәтү һәм табиб-психиатрда амбулатор дәвалану үтәргә мәҗбүр иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев