Аксубайда «Балкыш-Сияние»: сугыш каһарманнарына багышланган җырлар
Район мәдәният йортында «Балкыш-Сияние» республика ветераннар фестиваленең гала-концерты булды.
Быел Татарстанда өлкән буынны хуплау буенча иң зур мәдәни проект булган фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды. 14 ел дәвамында фестиваль, яңадан-яңа талантлы кешеләрне үз хәрәкәтенә җәлеп итеп, республика буйлап атлый.

«Балкыш-Сияние» фестивалендә республиканың Аксубай, Чистай, Нурлат, Чирмешән, Алексеевск, Сарман, Чүпрәле районнарыннан һәм шулай ук Казаннан, Яр Чаллыдан лауреатлар катнашты. Җырчылар, биючеләр, музыкантлар, автор-башкаручылар, шулай ук үзешчән хор һәм фольклор коллективлары, сәхнәдә төрле милләттәге һәм һөнәрдәге өлкән буын кешеләрен берләштереп, Татарстанның бай мәдәни мирасын тәкъдим иттеләр.
Фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.

– Район мәдәният йорты диварларында бүген районнарның иң яхшы вәкилләре чыгыш ясаячак, – дип билгеләп үтте ул. – Сез үз районнарыгызда булган потенциалны күрсәтәсез. Мәдәнияттә тәҗрибә уртаклашачакбыз һәм аралашачакбыз. Алтын яшьтәгеләргә сәламәтлек, алга таба да уңышлар, энергия телим.
Җыелучыларны Татарстан Республикасы Ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков сәламләде.
Концерт җылы һәм хөрмәт белән тулган бәйрәм атмосферасында узды. Сәхнәдән сугыш еллары җырлары яңгырады, катнашучылар вальс башкарды, баян көйләре залны аерым бер дәртле һәм дулкынландыргыч хисләр белән тутырды. Артистларның чыгышлары фронтовикларның һәм бүгенге көндә Ватанны саклаучыларның батырлыгын данлау һәм аларга хөрмәт билгесе булды. Алар тарихи хәтерне саклауның һәм ветераннарга ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген ассызыкладылар.

Аксубай районын фестивальдә «Настроение» и «Вдохновение» хореографик коллективлары, шулай ук талантлы башкаручылар Нина Волкова һәм Лидия Нураева тәкъдим иттеләр. Безнең артистларның чыгышлары тамашачыларда соклану хисләре уятты, көчле алкышлар тынмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев