Аксубайда бәйрәм кичәсе Россия халкы бердәмлеге көненә багышланды
Соңгы яңалыклар

Аксубайда бәйрәм кичәсе Россия халкы бердәмлеге көненә багышланды

Район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәмгә хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар, мәктәпләр вәкилләре, шулай ук өлкән буын кешеләре җыелды. Котлау сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев чыгыш ясады.

– Бу бәйрәмнең әһәмияте бик зур, – диде ул. – Аның тарихы ерак Русьта, халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервенцияләреннән азат иткәч башлана. Моннан дүрт гасырдан артык элек, күренекле тарихи шәхесләр Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә, ил язмышы басып алучыларга каршы берләшкән халыкның үзе тарафыннан хәл ителгән. Тарих күрсәткәнчә, җиңелә алмаслык рух көче, ихтыяр ныклыгы, каһарманлык һәм какшамас бердәмлек күпмилләтле халкыбызны һәрвакыт аерып торган һәм теләсә нинди каршылыкларны җиңәргә ярдәм иткән.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүген халык бердәм булып кала бирә: армиягә, СВО зонасында неофашизмга каршы көрәшүче сугышчыларыбызга ярдәм итә. Районда туып-үскән кешеләр батырлык үрнәкләрен күрсәтәләр. Ә район халкы өчен СВОда катнашучыларга ярдәм итү бурыч һәм намус эше булды.

Бәйрәмдә катнашучылар балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» Россия иҗтимагый хәрәкәтенең «Без – Россия гражданнары» бөтенроссия акциясенә кушылды. Залның көчле алкышлары астында Станислав Зайцев беренче тапкыр Россия Федерациясе гражданы паспорты алган яшьләр хәрәкәтендә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Халыклар бердәмлеге көне белән Аксубай районы православие чиркәве башлыгы Александр Качаев һәм район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов җыелучыларны чын күңелдән котладылар. Алар дәүләткә куркыныч янаган катлаулы заманнарда төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшеп дошманны җиңүләрен ассызыкладылар. Бүген безнең күп милләтле һәм күп динле республикабызда үзара аңлашу һәм бердәмлек хөкем сөрә. Бу сакларга кирәк булган кыйммәт. Без һәрвакыт тыныч һәм тату яшәргә тиеш.

Районның иң яхшы башкаручылары тамашачыларга үзләренең иҗади номерларын бүләк иттеләр. Зал сәхнә осталарын, яшь солистларны алкышлады. Котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады.

Бу кичне концертка килә алмаганнар һәм районнан читтә яшәүчеләр өчен безнең редакция чараны ВК «Сельская новь» төркемендә туры эфирда трансляцияләде. Бу кичне 900 дән артык кеше бәйрәм программасының туры эфирын карады.


Нет комментариев