Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Аксубайның мәдәният йорты каршындагы мәйданында Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшләде.

Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда товарлар төялгән автомобильләр туктала башлаганда иртәнге сәгать җиде дә тулмаган иде әле. Сатарга бөртекле культуралар, яшелчәләр алып килгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары мәйданда үз урыннарын алдылар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлекләр асраган аксубайлылар капчыкларга ашлык тутырылган йөк машиналары янына килделәр, аларны үлчәделәр һәм үз транспортларына төяделәр.

Үзәк мәйданчыкта мәктәпләр, эшкуарлар һәм шәхси эшмәкәрләр – бакчачылар һәм чәчәк үстерүчеләр үз урыннарын алдылар. Район мәгариф учреждениеләренең сәүдә рәте аеруча игътибарны җәлеп итте – көзге стильдә кабак, кәбестә, декоратив җимешләр белән бизәлгән кибет киштәләре әкияти матурлык тудырды.

Сатучылар мәктәп бакчаларында үстерелгән бәрәңге, суган, кишер, җиләк-җимеш, алма тәкъдим иттеләр. Шулай ук бал, сөт, консервланган яшелчәләр дә бар иде. Эшмәкәрләр ит һәм ит эшләнмәләре, атланмай, балык, шәхси эшмәкәрләр – җимеш агачлары, куаклар һәм чәчәк үсентеләре тәкъдим иттеләр. Һәм барысы да – арзан бәядән. Сатып алучылар арасында күпчелекне өлкән буын кешеләре тәшкил итте. Алар актив рәвештә яшелчә, җиләк-җимеш, башка товарларны теләп сатып алдылар.

– Авыл хуҗалыгы ярминкәсен оештырган өчен зур рәхмәт, – диделәр район үзәге пенсионерлары. – Көз көне без кышка запасларны тулыландыру өчен һәрвакыт аңа өметләнәбез. Үзебезнекеләрдән сатып алу бик күңелле, районда үстерелгән продукция сыйфатлы, яхшы, сәламәтлек өчен дә файдалы.

Ярминкәдә катнашучыларны район үзәгенең балалар бакчалары һәм мәктәпләре кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар.

Ярминкә мәйданын район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мингулов йөреп чыкты. Һәр сәүдә ноктасы янында ул ассортимент белән җентекләп танышты, мәктәп яны участокларының эше белән кызыксынды.

– Ярминкәдә үз товарларын тәкъдим итүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсе килә, – диде Алмаз Мингулов. – Өлкәннәр көне алдыннан сез бирегә өлкән буын вәкилләренә максималь игътибар күрсәтү өчен килдегез. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе югары дәрәҗәдә оештырылган, һава торышы да яхшы, һәркемнең кәефе дә әйбәт. Барыгызны да бәйрәм белән!

Мәдәният йорты каршындагы мәйдан билгеле бер вакытка сәүдә һәм концерт мәйданчыгына әверелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәдә катнашучыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр, күңелләрен күтәрделәр.

Бу көнне авыл хуҗалыгы ярминкәсенә миллион сумнан артык товар китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев