Аксубайда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Иртәнге сигез сәгатьтән Октябрь урамында (автостоянка территориясендәге сәүдә мәйданы) сәүдә башланды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының зур йөк автомобильләреннән ашлык тәкъдим иттеләр. Шәхси эшмәкәрләр сатуга азык-төлек товарлары: дуңгыз ите, сыер ите, кош ите, ит эшләнмәләре, бал, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, балык алып килгәннәр иде.
Һава җилле һәм салкынча булса да, кешеләр сәүдә мәйданына агылдылар. Җиңел автомобильләр белән ашлык тутырган капчыкларын багажникка төяп алып киттеләр. Сатып алучылар шулай ук ит, алма, балык, бал сатып алдылар, товарларның яхшы сыйфатлы булуын бәяләделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре аларга теләгән һәркемгә үзләренең табигый һәм яңа җитештерелгән продуктлары запасын даими тулыландыру мөмкинлеге бирү турында хәбәр иттеләр, Аксубайда авыл хуҗалыгы ярминкәсен ике атнага бер тапкыр уздыру турында карар кабул ителгән.
– Мондый ярминкәләрнең Казанда һәм башка районнарда гына түгел, Аксубайда да даими рәвештә уздырылуы бик дөрес, – диде өлкән яшьтәге сатып алучы. – Ул чагында ярминкә мәйданына күбрәк кеше киләчәк – алар бу турыда алдан ук белеп торачак һәм бу көнгә әзерләнәчәк. Минем кебек күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен, мәсәлән, бакчалары, хуҗалыклары булмаганнар өчен бу – бик яхшы карар. Ярминкәдә без азык-төлекне районда үстерелгәннәр белән дә тулыландырыр идек.
Ярминкәгә килүчеләр арасында күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр иде. Беркемнең дә сәүдә мәйданыннан буш букча белән китәсе килмәде. Кирәкле товар тапмаучылар да, нәрсәдер сатып алдылар, ярминкә бит.
Нет комментариев