Аксубайда автотрассалардагы хәлне анализладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайда автотрассалардагы хәлне анализладылар

Районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Аның эшендә хезмәт җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре директорлары катнашты.

Утырышта район юлларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, аварияләрнең торышы, юл-транспорт комплексы оешмаларының 2024/2025 елларның кышкы чорында гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тоту эшенә әзерлеге, юидлылар хәрәкәте эше, мәктәп автобусларында балаларны йөртүне оештыру, автомобиль юлларының сакланышы мәсьәләләре каралды. Барлык мәсьәләләр буенча комиссия тиешле карарлар кабул итте.


Нет комментариев