Октябрь урамында инеш буендагы төзекләндерелгән иҗтимагый киңлек территориясен 36 яшь чыршы үсентесе бизәде.
Кичә биредә Аксубай бистәсе башкарма комитеты район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләрен җәлеп итеп өмә оештырды.
– Бистәне төзекләндерүдә ярдәм иткәннәре өчен барысына да рәхмәт, бергәләп без аны матуррак һәм ямьлерәк итәчәкбез! – дип рәхмәт белдерде Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров.

Нет комментариев