Аксубайда Алабуга кече Кубогы
Аксубай районы командасы 2013/2014 елгы яшүсмерләр арасында Алабуга шәһәре Кубогына ачык ярышларда беренче урынны яулады.
Турнирда Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Арча һәм Аксубайдан сигез команда көч сынашты. Футбол залында беренче көннән үк чын спорт дәрте кайнады. Көндәшләр спорт әзерлеге, осталык һәм җиңүгә омтылыш буенча тигез булып чыкты. Матчлар динамикалы, киеренке һәм көтелмәгән борылышлар белән тулы булды.
Аксубай спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр оттырышсыз уеннар сериясен үткәрделәр һәм Алабуганың кече Кубогын яулап, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Алар Арча һәм Менделеевск командаларыннан өстен булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев