Үзәк мәйданда яңа ел алдыннан халык дружинникларын бүләкләделәр.
ДНД әгъзалары арасында төрле тармакларда эшләүчеләр дә бар. Район башлыгы Камил Гилманов һәм полиция җитәкчесенең җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча урынбасары Владимир Семенов җәмәгать тәртибен саклауда үзләрен күрсәткән ДНДның иң актив әгъзаларына район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Бүләкләргә Вера Краснова, Дмитрий Горбатов, Елена Краснова, Людмила Жаренова, Марат Фәтхуллин, Владимир Крайнов, Василий Крмаков, Зинаида Леонтьева, Геннадий Горбунов лаек булды.
Нет комментариев