Аксубайда җәяүлеләр кичүендә җәяүлене бәрдергәннәр
Кичә Аксубай бистәсенең Октябрь урамындагы җайга салынмый торган җәяүлеләр кичүендә җәяүлене машина бәрдереп киткән.
20 июльдә 13.20 сәгатьтә үзәк базар янында «Рено Логан» автомобиле йөртүчесе җәяүлегә хәрәкәт итүдә өстенлек бирми һәм 35 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, җәяүле, табиблар сүзләренә караганда, баш мие һәм баш сөяге җәрәхәтләре, баш мие селкенүе алган һәм Чистай үзәк район хастаханәсенә озатылган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклаганча, шаһитлар сүзләренчә, җәяүле тротуарда телефонын колак янында тотып басып торган, башка юнәлештә караган һәм көтмәгәндә җәяүлеләр кичүе аша чыга башлаган.
Автомобиль руле артында 33 еллык машина йөртү стажы булган тәҗрибәле шофер булган, ләкин ул да реакция ясарга өлгерми калган.
– Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен истә тотарга тиеш. Машина йөртүче – вәзгыятьне бәяләргә һәм җәяүлегә өстенлек биреп, юлны кичәргә җыенамы, юкмы икәнен тикшерергә, ә җәяүле якынлашып килүче транспортка кадәр араны бәяләгәннән соң гына җәяүлеләр кичүенә чыгарга тиеш, – дип аңлатма бирде ЮХИДИ бүлеге өлкән инспекторы, полиция капитаны Илшат Сибгатуллин.
Фото: Аксубай ЮХИДИ бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев