Аксубай бистәсенең Киров урамындагы борылышта каты көнкүреш калдыклары салынган контейнер яныннан үткәндә, әле яңа гына ташланган чүп үләннәренә тап буласың.
Бу тамашаны күреп, бакчадан чүп үләннәре ыргыткан кешеләр мәктәптә бөтенләй укымаганнармы соң, дигән фикер туа? Ботаника дәресләрендә укытучылар чүп үләннәре, шул ук бәрәңге сабагы яисә башка яшелчәләрдән ничек органик ашлама алырга кирәклеген аңлаешлы итеп аңлаттылар һәм бүген дә аңлаталар.
Аны сезон дәвамында бакчаның бер почмагында тупларга һәм вакыт-вакыт туфрак салып, су сибеп яисә юынтык суларны шунда салып барсаң тагын да яхшы булачак. Компостны яздан әзерли башласаң, ул көзгә кадәр менә дигән органик ашлама булып өлгерәчәк. Сезон эчендә үсемлекләр җирдән туклыклы матдәләрне алып бетерәләр һәм туфрак ярлылана. Җирне компост белән тукландыру файдалы матдәләр балансын торгызырга һәм бакчаны киләсе сезонга әзерләргә мөмкинлек бирә.
Өстәвенә, безнең бакчалардан чыгарлыган чүп үләннәрен яки агач ботакларын региональ оператор каты көнкүреш калдыкларына чыгарырга тиеш түгел, бу аның вәкаләтенә керми.
Район, бистә хакимияте бүген бистәне төзекләндерә, безгә яшәргә һәм ял итәргә уңайлы булсын өчен барысын да эшли. Ә без, кичләрен караклар кебек, кеше күрмәгәндә контейнерга чүп-чар ташыйбыз. Ә нигә моны көндез эшләмәскә? Димәк, һичшиксез, бездә оят хисе бар! Шулай булгач, әйдәгез, әйләнә-тирә мохитны бозмыйк, анда бит без яшибез, аны чүп-чар белән тутырмаска кирәк! Безгә карап, балаларыбыз да үз бистәсенә, урамына, илгә сакчыл карарга өйрәнсен иде. Туган якка мәхәббәт шуннан башлана да инде, ә Ватан тәртиптән башлана.
Ә хәзер компост турында: белгечләр раславынча, компостлауның традицион ысулы аны чокырда туплауны күздә тота, әмма компостны 200 литр сыешлы пластик мичкәдә дә эшләргә була. Мичкәне бакчаның теләсә кайсы урынында урнаштырып була. Мичкә эченә кислород керсен өчен, анарга тишекләр ясарга да була. Шулай ук тирес почмагын гадәти такталар белән тотып куярга да мөмкин.

Компост өчен чимал
Компостны, көнкүреш калдыклары кушып, теләсә нинди органик калдыклардан, бакча үләннәреннән, агач ботакларыннан әзерлиләр. Ботакларны балта белән туракларга. Кисәкләр кечкенәрәк булган саен, компостлаштыру процессы тизрәк барачак.
Катламнарны чиратлаштырырга кирәк: яфраклар-кабык-сабак, юынтык су яки туфрак. Туфрак бактерияләре черүне сизелерлек тизләтәчәк.
Мичкәне кояшлы урында урнаштырырга. Компост даими яктыртыла торган савытта тиз өлгереп җитәчәк, һәм аны бакчага тарату уңайлы булачак.
Черүгә начар бирелүчән продуктлар: хайваннар сөякләрен, цитруслы җимешләр кабыкларын, ылыслы агачларны өстәмәгез.
Компостны куллану вариантлары
Табигый ашлама буларак компост химик тукландыруга караганда куркынычсызрак һәм арзанрак. Аны бакча үсемлекләрен тукландыру һәм яшелчә үсентеләрен үстерү өчен дә кулланалар. Мондый ашламаны бүлмә гөлләрен күчереп утыртканда да куллану файдалы.
Көзге казу эшләре вакытында компостны зур күләмдә (бер квадрат метрга 5 кг) туфракка тараталар.
Ике йөз литрлы мичкәдәге материал бакчаны ашлау өчен җитәчәк.
Нет комментариев