Аксубай ЗАГС бүлеге гаилә кыйммәтләрен ача
Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, мәгариф бүлеге белән берлектә, даими рәвештә мәктәпләрдә «Гаилә белеме» дәресләре үткәрәләр.
Аксубай 3нче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары белән күчмә дәрес бик эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты.
Балалар белән дәресне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова алып барды. Ул Россия Федерациясендә гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү органнарының барлыкка килү тарихы һәм үсеш турында сөйләде. Шулай ук, Россиядә гаиләләр нык булсын, традицион гаилә кыйммәтләре саклансын өчен, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең нинди максатлар һәм бурычлар куюын аңлатты. Чөнки гаиләнең иминлеге – ул дәүләтнең чәчәк ату нигезе. Мәктәп укучылары узган еллар туй альбомнарын зур кызыксыну белән карадылар.
Фото: ЗАГС бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев