Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай хезмәтләре язгы ташуга әзерлекне тикшерделәр

Районда Татарстан Республикасы буенча төп чаралар планы нигезендә команда-штаб өйрәнүләре уза.

Өйрәнүләр 36 сәгать дәвамында вакыт аралыгында уза, ике ввод эшләнелә.

Өйрәнүләрнең беренче көнендә хезмәтләр урамнар территориясендә язгы ташуга бәйле вводны эшләделәр. Барлык хезмәтләр дә үзләренең язгы ташуга әзерлекләрен күрсәттеләр. Шул исәптән: ветеринария, медицина, янгын сүндерү, юл, коммуналь, газ хезмәтләре, шулай ук полиция, ЮХИДИ, энергетиклар, элемтәчеләр, тәртип саклауны, кирәкле чаралар, азык-төлек белән тәэмин итү буенча. Хезмәтләр җитәкчеләре гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Станислав Зайцевка торак секторны су баскан очракта үз гамәлләре турында рапорт бирделәр.

– Билгеләнгән шартларда эш итү сценариена нигезләнеп, барлык бүлекчәләр дә куелган бурычны уңышлы үтәделәр, – билгеләп үтте янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Реаль куркыныч янаганда алар нәтиҗәләрне бетерергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев