Еш кына симптомсыз уза торган артериаль гипертония мәкерле авыру булып тора.
Ул организмны эчтән тарката һәм вакытыннан алда үлемгә китерә.
Артериаль гипертониянең нәрсә булуы, аннан ничек сакланырга һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында Аксубай үзәк район хастаханәсе табиб-терапевты Зөлфәт Зөфәр улы Сафин сөйли.
– Зөлфәт Зөфәрович, артериаль гипертония нәрсә ул?
— Артериаль гипертония — ул югары кан басымы – иң киң таралган йөрәк-кан тамырлары авыруларының берсе.
Гипертония куркынычын арттыра:
- миокард инфаркты;
- инсульт;
- йөрәк җитешсезлеге;
- бөерләрнең зарарлануы;
- күрү сәләте бозылу.
Артериаль басым — кан тамырлары стеналарына басым ясый торган көч ул. Норма булып 130/80 мм рт. ст.тан түбәнрәк басым санала. Әлеге күрсәткечләрнең даими артып торуы (140/90 мм рт. ст. һәм югарырак) артериаль гипертония турында сөйли.
– Һәр кешедә артериаль гипертония булырга мөмкинме? Аннан котылып буламы?
– Чынлыкта без куркыныч факторларын аерып күрсәтәбез, алар булганда авыру үсеше куркынычы арта. Алар арасында контрольдә тотылмаганнары (без йогынты ясый алмаганнары) һәм контрольдә тотылганнары бар.
Контрольдә тотылмый торган:
- яшь (ирләр 55 яшьтән өлкәнрәк, хатын-кызлар 65 яшьтән өлкәнрәк);
- нәселдәнлек.
- Контрольдә тотыла торган (яшәү рәвешенә бәйле):
- артык тән авырлыгы һәм симерү;
- тозны артык куллану (көнгә 5 г нан артык);
- түбән физик активлык (гиподинамия);
- тәмәке тарту һәм алкоголь куллану;
- хроник стресс;
- баланссыз туклану (яшелчә, җиләк-җимешне – азрак, майлы һәм кыздырылган ризыкны күбрәк куллану);
- йокы бозылу (гырлау, апноэ).
– Кан басымын мөстәкыйль рәвештә ничек контрольдә тотарга?
– Кан басымын үлчәү буенча берничә кагыйдә бар, аларны һәркем башкара ала:
5 минутлык ялдан соң тыныч хәлдә басымны үлчәгез.
Үлчәүгә 30 минут кала кофе эчмәгез һәм тәмәке тартмагыз.
Урындык аркасына терәлеп утырыгыз, аякларыгызны аркылы куймагыз, кулыгыз йөрәк дәрәҗәсендә булсын.
Кан басымын көнгә ике тапкыр (иртән һәм кич) үлчәгез һәм нәтиҗәләрне язып куегыз.
Тикшерелгән тонометр кулланыгыз (иң яхшысы – иңбашка асыла торган манжеталы автомат тонометр).
Артериаль басым нормасы: 120-129 / 80-84 мм рт. ст.
Югары нормаль басым 130-139 / 85-89 мм рт. ст.
Артериаль гипертония: 140/90 мм рт. ст. һәм югарырак.
–Тонометр кан басымын югары күрсәтсә, нишләргә кирәк?
– Әгәр үлчәгәндә сез басымның күтәрелүен күрсәгез, паникага бирелмәгез – стресс басымны тагын да арттыра.
Үлчәүне 10-15 минуттан кабатлагыз.
Кабат күтәрелгәндә (140/90 һәм югарырак) терапевтка яки кардиологка мөрәҗәгать итегез.
Үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез – табиб кына дөрес терапия билгели ала.
Тагын шуны да билгеләп үтәсе килә, әгәр табиб терапия билгели икән, аны көн саен кабул итәргә кирәк, хәтта сез нормаль кан басымы цифрларын күрсәгез дә.
Артериаль гипертония – хроник авыру. Ул курслар белән дәваланмый, ә даими контроль таләп итә. Хәтта басым нормальләшкән очракта да, препаратларны табиб белән килештермичә гамәлдән чыгарырга ярамый – бу кискен басым сикерешләренә һәм гипертоник кризис үсешенә китерергә мөмкин.
Исегездә тотыгыз: басым препаратлары ияләшүгә китерми, организмда зарарлы микъдарда тупланмый һәм дөрес билгеләнгәндә бавырга һәм бөерләргә зыян китерми. Ә менә дәваламаган гипертония бөерләрне һәм йөрәкне гарантияле рәвештә җимерә
— Зөлфәт Зөфәрович, артериаль гипертензия үсешен профилактикалау бармы?
— Әлбәттә. Беренчедән, дөрес тукланырга кирәк:
- тозны көнгә 5 г га кадәр чикләгез (бер чәй кашыгы өймичә);
- яшелчә, җиләк-җимеш, тулы бөртекле продуктларны күбрәк ашагыз;
- хайван майларын, кыздырылган, татлы майларны куллануны киметегез;
- рационга калийга (банан, курага, бәрәңге, фасоль) һәм магнийга (карабодай, чикләвек, шпинат) бай ризыкларны кертегез.
Икенчедән, атнага 150 минуттан да ким булмаган физик активлык таләп ителә (тиз йөрү, йөзү, велосипедта йөрү). Шул ук вакытта, бигрәк тә югары басым булганда, кискен интенсив йөкләнешләрдән сакланыгыз.
Әлбәттә, зарарлы гадәтләрне булдырмаска кирәк, чөнки тәмәке тарту һәм алкоголь – кан тамырларының турыдан-туры дошманнары.
Өченчедән, тәүлегенә 7-8 сәгатьтән дә ким булмаган тулы канлы йокы кирәк, стресстан качарга тырышырга, релаксация техникасын үзләштерергә кирәк (сулыш гимнастикасы, медитация).
Һәм иң мөһиме – гипертония белән авыручылар елга кимендә ике тапкыр табиб контролендә булырга тиеш. Табиб сезнең дәвалануның нәтиҗәлелеген тикшерәчәк һәм кирәк булса, аны үзгәртәчәк.
Онытмагыз: нормальләштерелгән кан басымы – озын һәм бәхетле тормышның нигезе! Кан басымыгызны даими күзәтеп торыгыз, табиб кушканны үтәгез һәм сәламәт яшәгез. Йөрәгегез сезнең өчен рәхмәт әйтер.
Нет комментариев