Аксубай районы авылларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча эш бер генә минут та тукталмый.
Халык бөтен көче белән сугышчыларыбыз бернигә дә мохтаҗ булмасын өчен аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Эш безнең геройларга ярдәм итүгә кагылганда, беркем дә шәхси вакыты, ял сәгате белән исәпләшми. Авыл мәдәният йортларында хатын-кызлар яшеренү челтәрләре үрәләр. Алар Җиңүне якынайту өчен эшлиләр. Һәр волонтер үрелгән һәр төенгә йөрәк җылысын һәм сугышчыларны яклау теләген сала. Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен үрелгән чираттагы яшеренү челтәре волонтер хатын-кызларга шатлык һәм башкарылган эштән канәгатьләнү хисләре китерә.
Нет комментариев