Аксубай волонтерлары алгы сызыктагы сугышчылар өчен тырышып эшлиләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай волонтерлары алгы сызыктагы сугышчылар өчен тырышып эшлиләр

«Түбән Савруш волонтерлары» командасы күптән инде алтын куллы хатын-кызларның чын могҗизалар тудыруын исбатлады.

Көн саен алар яшеренү челтәрләре үрәләр һәм «леший» костюмнары тегәләр, шуның белән уртак җиңүне якынайталар һәм сугышчыларның гомерләрен саклап калалар.

Хәрәкәтнең чикләре юк. Савруш осталары Урмандеево, Васильевка, Иске Савруш, шулай ук Чистай һәм Лаеш районнары волонтерлары белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Алар тәҗрибә уртаклашалар һәм һәр кечкенә җиңүгә бергәләп сөенәләр.

— Безнең бер максат — алгы сызыктагы яклаучыларыбызга ярдәм итү, — ди төркем җитәкчесе Любовь Тимкина. — Кайда яшәвебез, ничә яшьтә булуыбыз һәм нинди белем алуыбыз мөһим түгел — монда, челтәр үргәндә, барыбыз да тигез. Һәр почмак, һәр тукыма кисәге — бу безнең җаныбызның, ярдәмебезнең һәм Җиңүгә булган ышанычыбызның бер кисәкчәсе.

Әмма ярдәм бары тик кул эшләре белән генә чикләнми. Түбән Савруш һәм күрше Савруш авылы халкы акча җыю буенча зур эшләр башкарды.

Беренче ярдәм җыю (2024 елның 25 февралендә башланган) — 29 020 сум. 2024–2025 еллар эчендә гомуми сумма 414 660 сум тәшкил иткән. 2026 елның гыйнварыннан августына кадәр 288 872 сум җыелган.

Адреслы ярдәм кирәк булганда, авылдашлар эшне бик тиз башкарып чыгалар. 2026 елның маенда «Фин» позывнойлы сугышчыга 76 691 сумлык запчасть кирәк булган. Авыл халкы һәм читтә яшәүчеләр ярдәме белән сигез сәгать эчендә 56 343 сум акча җыелган. Сугышчының әнисе Елена Финогенова һәм абыйсы Геннадий Пикмуллин зур өлеш керткәннәр.

Волонтерлар районның һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашалар. 2025 елның 30 сентябрендә Түбән Савруш авылы клубында Өлкәннәр көненә багышланган «Солдатка кулларыбыз җылысы» очрашуы оештырганнар. Команда «Без бергә — Татарстан Республикасы» төбәк хәрәкәтендә катнаша. Апрельдә «Космос атналыгы» акциясенә кушылдылар, 9 май һәм 22 июньдә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар. Республика көненә катнашучылар Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен укыдылар (акциядә Савгач урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Лиана Илендеева һәм Любовь Тимкина катнашты). Шулай ук бу айда «Хәйрия сентябре» акциясе хупланды.

Авыл клубында «Степа», «Фин» позывнойлы сугышчылар һәм «Андрюха» позывнойлы сугышчының хатыны Римма белән очрашулар үткәрелде.

Урмандеево волонтерлары – Татьяна Максимова, Васильевкадан Наталья Сафронова, Кисадан Любовь Агафонова, Түбән Савруштан Ольга Елендеева «Чистай – фронтка» үзәгендә булып, мастер-класста катнаштылар – спанбонд материалы белән эшләү серләрен өйрәнделәр. Күптән түгел авыл клубында кыска вакытлы ялга кайткан «Степа» позывнойлы мобилизацияләнгән сугышчы белән очрашу узды. Ул һәр ялында волонтерлар янына килә. Очрашуга аның тормыш иптәше Дина Александровна, апасы Вера Геннадьевна һәм әнисе Ирина Ивановна чуваш милли ризыгы – хуплу белән килгәннәр. Очрашу бик җылы атмосферада узган.

Якташларыннан бүләк буларак сугышчы үзе белән ике легендар «леший» костюмы, әзер яшеренү челтәре һәм иң ихлас теләкләр алып киткән.

– Исән-сау гына әйләнеп кайтыгыз! Җиңү белән кайт, сугышчы! Фәрештәләр саклап йөртсеннәр! – дигән җылы теләкләр белән озатканнар аны хатын-кыз волотерлар.


Нет комментариев