Аксубай ветеринары Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан билгеләп үтелде
Ветеринария табибы – ветеринария берләшмәсе терапевты Айгөл Нафигина Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәтенә лаек булды.
Айгөл Мотыйгулла кызы чирек гасыр ветеринария берләшмәсендә эшли. Бирегә ветеринария академиясен тәмамлаганнан соң килгән. Хезмәт эшчәнлеген ветеринария табибы-токсиколог булып башлый, аннары төрле участокларда көч куя. Хәзерге вакытта ветеринария табибы-терапевт булып эшли.
– Айгөл Мотыйгулла кызы – безнең хезмәт коллективында иң яхшы белгечләрнең берсе, – дип билгеләп үтте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Ветеринария табибы-терапевт вазыйфасында эшләгәндә ул һәрвакыт хезмәттәшләре белән бай эш тәҗрибәсе һәм киңәшләре белән уртаклашырга әзер. Клиентлар аның киңәшләренә колак салалар.
Һөнәри эшчәнлеге елларында Айгөл Нафигина район җитәкчелеге, ТРның Баш ветеринария идарәсе, шулай ук ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан күптапкырлар билгеләп үтелгән. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте – ветеринарга хезмәте өчен лаеклы бүләк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев