Аксубай ветеринары 40 ел терлекләр сәламәтлеге сагында тора
«Татарстан Республикасының атказанган ветеринары» дигән мактаулы исемне район ветеринария берләшмәсенең Савруш участогы мал табибы Любовь Храмова алды.
Любовь Ильиничнага мактау билгесен район башлыгы Алмаз Мингулов һәм ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырдылар.
Ветеринар җилкәсендә – тармакта 40 еллык хезмәт. Ул тумышы белән Чуаш Республикасыннан. Хезмәт биографиясен 1985 елда Чуаш АССРның «Мичуринец» совхозында башлый, шул ук елны Казан ветеринария институтына укырга керә. Диплом ала һәм ире Валерий белән бергә 1990 елда ветеринария тармагында эшли башлый. Ул үз һөнәренә тугры: авыруларны профилактикалаудан алып ашыгыч ярдәмгә кадәр барлык бурычларны вакытында һәм сыйфатлы үти.
Любовь Ильинична җәмәгать секторында 726 баш мөгезле эре терлеккә һәм 68 атка хезмәт күрсәтә. Шәхси секторда аның җаваплылыгында 8 авыл, анда исә ярты меңнән артык терлек, ике йөздән артык мөгезле яшь терлек һәм башка төр маллар асрала.
Мал табибының эш көннәре йогышлы авыруларны профилактикалау, диагностика, иммунизация һәм дәвалау процессларын үз эченә ала. 2025 елда беркетелгән хуҗалыкларда 1319 баш мөгезле эре терлек – туберкулезга, 1381 баш терлек бруцеллезга һәм лейкозга тикшерелгән. Себер түләмәсеннән — 29 атка, котырудан, түләмәдән һәм эмкардан — 1216 баш мөгезле эре һәм яшь терлеккә, төенле дерматиттан 1392 баш терлеккә прививка ясалган. Бу бик зур эш күләме, шуның нәтиҗәсендә районда хайваннар авыруларының куркыныч төрләре буенча иминлек саклана.
Хезмәттәшләре һәм авыл халкы Любовь Ильиничнаны тирән белемле, төпле киңәшләре һәм дустанә холкы өчен югары бәяли.
– Мин үз эшемне бик яратам, – ди Любовь Ильинична. – Ветеринар һөнәре җиңел түгел, йөкләнеш зур, әмма мин үз вазифаларымны рәхәтләнеп башкарам.
Любовь Ильинична өч бала әнисе. Алар инде буй җитеп, һөнәр үзләштергәннәр һәм төрле тармакларда хезмәт куялар. Үзе исә, лаеклы ялда булса да, бөтен гомерен багышлаган яраткан эшен ташламый әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев