Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринарлары хайваннарның котыру авыруына каршы вакциналар тараталар

Ветеринария берләшмәсе белгечләре районның ау хуҗалыгы вәкилләре белән берлектә кыргый хайваннарның котыру авыруына каршы ораль вакциналар тараталар.

Таратылган материаллар балык фаршыннан ясалган алдагыч җим, аның эчендә сыек вакцина белән кечкенә контейнер бар. Кыргый хайваннар әлеге алдагыч җимне исе буенча табалар, авызларына кабалар һәм контейнер эчендәге вакцина аларның авыз куышлыгының лайлалы тышчасына эләгә. Шул рәвешле, хайваннар авыруны профилактикалау өчен бик кирәкле вакцинаны алалар.

Котыру авыруы – хайваннар һәм кеше өчен аерым куркыныч авыру. Бүгенге көндә аңа каршы дәвалау эшләнмәгән, авырудан саклану чарасы булып үзвакытында профилактика ясау тора.

Фото: ветеринария берләшмәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев