Аксубай ветеринарлары хайваннарны котыру авыруыннан саклый
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринарлары хайваннарны котыру авыруыннан саклый

Районда котыру авыруына каршы профилактик эш оештырылган.

Бу авыру хайваннар һәм кешеләр өчен аеруча мәкерле. Ул йөз процент үлемгә китерә. Дәвалау чаралары эшләнмәгән. Хәзерге вакытта аның белән көрәшүнең бердәнбер ысулы – прививка.

Ветеринария берләшмәсе белгечләре, аучылар һәм егерьләр белән берлектә, кыргый хайваннарның котыру авыруына каршы ораль вакцина урнаштыралар.

Ул балык итеннән ясалган алдавыч җимлек, аның эчендә сыек вакцина белән контейнер урнаштырылган. Урман хайваннары җимлекне тешләгәндә, контейнер сытыла һәм вакцина хайванның авыз куышлыгына эләгә.

Быелгы көз башыннан ветеринарлар егерьлар һәм аучылар ярдәмендә бу вакцинаның 9600 дозасын төлкеләр йөрегән урыннарда – урман посадкаларында һәм чокырларда урнаштырганнар.

Фото: ветеринария берләшмәсе архивыннан.


Нет комментариев