Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринарлары терлекләр авыруларын профилактикалауны алып баралар

Районда эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү дәвам итә.

Йорт хайваннары өчен куркыныч авыруларның берсе – нодуляр дерматит. Бу – мөгезле эре терлекләрнең вируслы югары контагиоз авыруы. Лимфа системасы зарарлана, бизгәк тота, тире астындагы күзәнәкләр, эчке органнар җилсенә, шешенә, тиредә төерләр барлыкка килә, күз, тын юллары, ашкайнату системасы зарарлана. Терлектә авыру башлануга аның аппетиты бетә, борыныннан соры төстәге лайла килә. Сыерның сөте куера, алсу төскә керә, җылытканда ул гель сыман сыекчага әверелә, тиресе бозыла, терлек үлә.

Таратучылар булып канэчкеч бөҗәкләр, хайваннарны карау предметлары тора.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ветеринария табиблары мөгезле эре терлекне әлеге авыруга каршы вакциналаштыралар. Өч айдан башлап барлык терлекләр дә эшкәртелүгә мохтаҗ.

Ветеринария берләшмәсе белгечләре бер үк вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучыларга хайваннарның аеруча куркыныч авырулары буенча белешмәлекләр тапшыра.

Фото: район ветеринария берләшмәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев