Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринарлары маллар һәм кеше сәламәтлеге сагында торалар

Район ветеринария хезмәте белгечләре көндәлек эшләре белән терлекләрнең һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итәләр.

Агросәнәгать тармагында ветеринария аеруча мөһим урын алып тора. Ул, бүгенге кебек, авыл хуҗалыгы малларына мәкерле авырулар йоктыру куркынычы янаганда бигрәк тә мөһим.

– Ветеринария берләшмәсенең төп бурычы – район территориясендә йогышлы авырулар килеп чыгуга юл куймау, – дип ассызыклады район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Шулай ук халык көн саен куллана торган ит, ит әйберләре, сөт, йомырка, балык кебек терлекчелек продукциясенең куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Берләшмәнең һәр белгече үз урынында әлеге бурычларны үтәү буенча хезмәт куя. Хезмәткәрләрнең күпчелеге – зур практик тәҗрибәгә ия, алар үзләренең намуслы хезмәтләре белән район халкының ихтирамына һәм тармак җитәкчелегенең хөрмәтенә лаек кешеләр.

Һөнәри бәйрәм алдыннан ветеринария санэксперты Валентина Карпухина РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Тимошкино ветеринария пункты мөдире Фәрхат Алимбеков озак еллар намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, терлекчелек тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булды. Республиканың ветеринария берләшмәләре арасында 2022 елның иң яхшы терапевты дип терапия эше буенча җитәкче урынбасары Айгөл Нәфыйгина танылды. Берләшмә ветераны Сәмигулла Мостафинга «Ветеринария өлкәсендәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан ветеринария лабораториясе лаборанты Ирина Крайнова, эпизоотиягә каршы эш буенча җитәкче урынбасары Сергей Яковлев, ветеринария табибы-серолог Елена Чурбанова, ветсанитар Николай Лазоркин билгеләп үтелде. Кадрлар буенча белгеч Руфия Билаловага, Трудолюбово ветеринария участогы мөдире Әнвәр Шәрифуллинга, ветфельдшер Надежда Харитоновага, шоферлар Юрий Дмитриевка һәм Николай Жарковка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Соңгы елларда төбәктә хайваннарның куркыныч авырулар белән авыруы буенча аерым хәвефле вәзгыять килеп туды.

– Күрше районда африка дуңгыз чумасы учагы ачыклану сәбәпле, ветеринария хезмәте белгечләре көчәйтелгән режимда эшлиләр, – дип билгеләп үтте ветеринария берләшмәсе җитәкчесе. – Аны безнең район территориясенә кертмәс өчен, тулы күләмле профилактик эш оештырылды. Берләшмә белгечләре торак пунктларда шәхси хуҗалыкларны йөреп чыгалар, хуҗаларга дуңгызларны ябык режимда тотарга, мөмкин булганча ашыгыч рәвештә иткә сатарга киңәш итәләр, шулай ук халык белән аңлату эшләре алып баралар.

Ветеринария берләшмәсендә клиника эшли, анда яшь хайваннарга катлаулы булмаган хирургия операциясе ясала.

Ветеринария хезмәтенең киләчәккә дә мөһим чаралары билгеләнгән. Шуларның иң мөһимнәренең берсе – авыл хуҗалыгы терлекләрен идентификацияләү, бу хайваннарны тулысынча исәпкә алуны тәэмин итү һәм туганнан алып күзәтеп бару мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев