Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеранының нәселен ун оныгы һәм унике оныкчыгы дәвам итә

Иске Ибрай авылында яшәүче Гөлсем Сәрвәрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бу истәлекле көнне җор телле һәм тормышка уңай карашлы Гөлсем Миншакир кызы рәсми кунакларны бәйрәмчә киенеп, якыннары белән бергә каршы алды.

Гөлсем Миншакир кызы шушы авылда, ун балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән.

Әтисе Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайта. Кыз ул заман буынына туры килгән барлык авырлыкларны үз иңнәрендә күтәрә, әти-әнисенә хуҗалыкта, кече туганнарын тәрбияләшүдә булышып буй җитә.

Авылның Хәйдәрҗан исемле егетенә кияүгә чыга. Алар ире белән җиде балага гомер бүләк итәләр. Аларны да үзләре кебек ачык күңелле, ярдәмчел, тырыш итеп үстерәләр. Тормыш иптәше белән, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны бергә уртаклашып, 38 ел бәхетле гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, аңа тормыш иптәшен һәм ике баласын югалту ачысын да татырга туры килгән. Әмма, барлык кыенлыкларга да карамастан, ул һәрвакыт көчле рухлы һәм шат күңелле булып кала алган.

Гөлсем Миншакир кызы гомере буена авыл үсешенә зур өлеш кертә. Балалары кечкенәрәк чакта колхозда эшли, аннары 25 ел дәвамында Иске Ибрай участок хастаханәсенең ашханәсендә пешекче булып хезмәт куя. Пенсиягә чыккач, учреждение җитәкчелеге аның тагын бер елга эшләвен дәвам итүен сорый.

– Хастаханә җитәкчелеге мине Мактау грамотасы, медаль һәм Хезмәт ветераны исеме белән лаеклы ялга озатты, – дип искә алды Гөлсем Миншакир кызы. – Балалар үскәндә һәм мәктәптә укыганда, әлбәттә, җиңел булмады, әмма хәзер мин аларның кадер-хөрмәтендә иркәләнеп яшим. Без улым Галимҗан һәм киленем Сәлимә белән 45 елдан артык тату яшәдек. Минем аларга рәхмәттән кала башка сүзем юк.

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Гөлсем Сәрвәрованы юбилее белән котлады, аңа фидакарь хезмәте өчен район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингуловның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы Мансур Мингулов та ветеранны җылы котлады, барлык авыл халкы исеменнән изге теләкләрен җиткерде.

Гөлсем Миншакир кызы көн саен биш мәртәбә намаз укый һәм ун оныгы, унике оныкчыгы белән аралашып яшәвенә сөенеп туя алмый. Ул лаеклы картлык белән ләззәтләнә, зур гаиләсенең мәхәббәте һәм игътибары белән чолгап алынган. Балалары, оныклары Һәм оныкчыклары, аңа шатлык һәм җылылык бүләк итү өчен, ул яшәгән төп нигезгә мөмкин кадәр ешрак кайтырга тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев