Иске Савруш авылында яшәүче Юлия Акимовна Пильщиковага 95 яшь тулды.
Истәлекле вакыйганы билгеләп үтү өчен төп йортта тантана сәбәпчесенең балалары, оныклары һәм туганнары җыелды. Өй кунаклардан гөж килеп торды. Хезмәт ветеранын котларга район вәкилләре дә килде.
–Хөрмәтле Юлия Акимовна, сезне чын күңелдән 95 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчесенә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов. – Сезне үз аягыгызда, акылыгыз камил килеш күрү бик күңелле. Балаларыгызны, оныкларыгызны һәм оныкчыкларыгызны сөендереп, тагын озак еллар исәнлектә яшәргә язсын!
Ул РФ Президенты Владимир Путинның котлау юлламасын ирештерде, гөлләмә һәм районнан истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранга иң игелекле теләкләрне Савруш авыл җирлеге башлыгы Илнур Сафин җиткерде.
Музыка, чуаш милли көйләре яңгырады – юбилярны үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җылы тәбрикләделәр (аның составында Иске Савруш, Урмандеево авыл мәдәният учаклары вәкилләре бар иде). Милли костюмнарга киенгән артистлар өйгә якты хис-кичерешләр алып килделәр. Юлия Акимовна авыл үзешчәннәре чыгышын зур канәгатьләнү белән тыңлады, үзе дә аларга кушылып җырлады.
– Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Барыгызга да исәнлекле, бәхетле озын гомер кичерергә язсын, – диде бәйрәм сәбәпчесе.
Юлия Акимовнаның гомере туган авылында үтә. Фермада, авыл хуҗалыгының төрле участокларында хезмәт куя. 1950 елда авыл егетенә кияүгә чыга. Ире Сергей Андреевич белән үз үрнәкләрендә хезмәт сөючәнлек һәм шәхси җаваплылык күрсәтеп, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Пильщиковлар 71 ел бергә иңгә-иң куеп яшиләр һәм балалары, оныклары өчен ныклы һәм тату гаилә үрнәге булып торалар. Ир белән хатын озак еллар бергә татулыкта яшәгән өчен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Юлия Акимовнаның ире иҗади сыйфатларга ия булган. Рәсем сәнгате белән мавыккан, картиналар язган һәм аларны туганнарына, якыннарына бик теләп бүләк иткән. Моннан тыш, ул бик оста итеп балалайкада уйнаган. Аларның өендә һәрвакыт шатлыклы мохит хөкем сөргән. Ир белән хатын бер-берсенә терәк булып, бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәннәр.
Бүген әбекәй турында кызлары һәм оныклары кайгырта. Авылда аның өч кызы яши, шуларның берсе – күршесендә генә. Юлия Акимовна – бай, бәхетле әби. Аның 18 оныгы, 31 оныкчыгы бар. Юбилей көнендә алар аны яратып һәм хөрмәт итеп котладылар, йөрәк түреннән чыккан иң җылы сүзләрне әйттеләр.
Нет комментариев