Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеранының гомере гасырдан озаграк дәвам итә

Тыл хезмәтчәне Мария Семеновна Петровага 100 яшь тулды.

Бу көнне тантана сәбәпчесе яшәгән йортта шатлыклы мохит хөкем сөрде. Урмандеевода гомер иткән Мария Семеновна бүгенге көндә Чистайда кызында яши, анда барлык балалары һәм туганнары җыелды.

Әбекәйне тәбрикләргә районнан рәсми кунаклар килде. Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев тантана сәбәпчесен гасырлык юбилее белән ихлас котлады.

– Сез безнең өчен – фидакарь хезмәт үрнәге, – диде ул. – Сезнең бала чагыгыз, яшьлегегез иң авыр елларга туры килгән, сез күп сынаулар үткәнсез. Без Сезнең безнең арада булуыгыз, хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен әйтә алуыбыз белән бәхетле. Сезне чын күңелдән йөз яшьлек гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Гасырлык юбилей – кеше өчен казаныш, Сез әйләнә-тирәдәгеләрне иң кыйммәтлесе – матур яшәргә һәм тормышның кадерен белергә илһамландырасыз.

Муниципаль берәмлек җитәкчесе юбилей уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын ирештерде. Аннары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды.

Мария Семеновнаны юбилее белән Россия Федерациясе Дәүләт Советы депутаты Олег Морозовның ярдәмчесе «Нежность» халыкка комплекслы социаль ярдәм үзәгенең өйгә килеп ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Миронкина котлады һәм ветеранга депутат исеменнән бүләк – микродулкынлы мич тапшырды.

– Хөрмәт итүегез, котлауларыгыз өчен барыгызга да чын күңелдән зур рәхмәт, – диде тантана сәбәпчесе. – Барыгызга да сәламәтлек телим, бәхетле булыгыз, минем яшькә кадәр яшәргә язсын.

Мария Семеновнаның язмышы җиңел булмый. Ул Сосновка бистәсендә туып-үсә. Күпме еллар узган булса да, ветеран бик яшьли ач, ялангач килеш, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр колхозда эшләүләрен, авыр сугыш елларын бүген дә яхшы хәтерли.

Буй җитеп, Урмандеево егетенә кияүгә чыга. Петровлар өч малай һәм өч кызга гомер бүләк итәләр. Ире 2008 елда 82 яшендә вафат булган. Ул гомер буе тракторда эшләгән, юбиляр исә төрле эшләрдә хезмәт куйган. Күп балалы анага ике улын җир куенына салу хәсрәтен дә кичерергә туры килгән. Бүгенге көндә Мария Семеновнаның 15 оныгы, тугыз оныкчыгы һәм оныкчыкларының дүрт баласы бар.

Мария Семеновна озын гомерлеләр нәселеннән. Аның әти-әнисе дә озын гомер кичергәннәр. Әнисе – 102 ел, әтисе 90 елдан артык яшәгән. Юбилейга Сосновкадан 85 яшьлек сеңелесе дә килде.

– Әниебезнең янәшәбездә булуына, шушы яшендә дә үз акылында булуына шатланып бетә алмыйбыз, – ди кызы Галина. – Без шушы гомере эчендә бик күп авырлыклар күргән әниебезнең һәр көне якты һәм имин булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев