Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеранын сугыш еллары авырлыклары чыныктырган, ныклыкка өйрәткән

Яңа Александровка поселогында яшәүче хезмәт ветераны Анастасия Анищенкога 95 яшь тулды.

Ул 1930 елның 22 ноябрендә Түбән Баланда авылында туа. Никифор Гаврилович һәм Евдокия Васильевна Шугаевлар гаиләсендә ул бердәнбер кыз бала була, тагын ике ир туганы үсеп килә. Әле сугышка кадәр, аңа 10 яшь булганда, әтисе вафат була. Авыр хезмәтнең нәрсә икәнен кызчык яшьтән үк белеп үсә.

Ул башлангыч мәктәпнең ике сыйныфын гына тәмамларга өлгерә. Сугыш башлангач, авыл балаларының күбесе өчен уку түгел, ә гомерне саклап калу мөһим була. Илдә ачлык, җимереклекләр – ничек тә җан асрарга кирәк була. Анастасия әнисе белән бергә колхозда эшли. Урак урганнар, үгез җигеп су ташыганнар, урман кискәннәр. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы авырлыклар аның холкын чыныктырган һәм ныклыкка өйрәткән.

erid: 2Vtzqw6pLty

Үсә төшкәч аңа төзелештә, республикадан читтә торф чыгару урыннарында да эшләргә туры килә. 1958 елда ул Яңа Александровка авылыннан Михаил Анищенкога кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Түбән Баланда фермасында сыер савучы булып эшли. Ире белән бергә биш балага гомер биргәннәр. Әбекәйнең 10 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Юбилей көнендә яраткан әниләрен һәм әбиләрен дүрт улы, кызы һәм оныклары ихлас котладылар. Алар кадерле кешеләре өчен чын бәйрәм оештырдылар.

Ветеранны юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов тәбрикләде.

– Район җитәкчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүгә өлеш керткәнегез һәм район, республика үсеше өчен куйган фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде ул. – Чын күңелдән Сезгә сәламәтлек, матур картлык, якыннарыгызның җылысын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев