Аксубай ветераны хезмәт юлын 11 яшьтән башлаган
Яңа Баланда авылында яшәүче Анна Ерхонина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу мөһим вакыйга белән котларга районнан рәсми кунак – район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов килде.
– Хөрмәтле Анна Туктаровна, Сезнең илебез өчен авыр елларда куйган хезмәтегез бәяләп бетергесез. Сез бала чагыгыздан ук, Бөек Җиңүне якынайтуга, аннары хуҗалыкны торгызуга фидакарь хезмәт куйгансыз, – диде ул. – Район җитәкчесе исеменнән тырыш хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләремне – сәламәтлек, бәхет телим, балаларыгыз һәм оныкларыгыз даирәсендә йөз яшьлек юбилеегызга кадәр яшәргә язсын!
Алексей Тимирясов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның бәйрәм котлавын укыды, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова ветеран адресына бик күп җылы сүзләр әйтте.
– Сезнең кайгыртуыгыз һәм игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт, – дип рәхмәт укыды бәйрәм сәбәпчесе.
95 яшендә дә аның хәтере яхшы. Анна Туктаровна үзенең тормышы турында сөйләде. Тумышы белән ул Федоровка поселогыннан. 1941 елда әтисе фронтка китә, әйләнеп кайткач, бик иртә бакыйлыкка күчә. Анна 11 яшьтән эшли башлый: авыл советында мичләр яга, идәннәр юа, колхоз басуында эшли. Менә шулай хезмәттә үсә.
1953 елда Егор Ерхонинга кияүгә чыга һәм Яңа Баланда авылына күченә. Колхозда төрле эшләр башкара. 1970 елдан җирле мәдәният клубында җыештыручы булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.
Гаиләдә тугыз бала үсә. Күп балалы анага ике улын һәм ирен югалту хәсрәтен йөрәге аша үткәрергә туры килгән.
95 яшьлек Анна Туктаровна якыннарының кадер-хөрмәтендә яши. Унбиш оныгы һәм ун оныкчыгы – аның нәсел дәвамчылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев