Аксубай ветераны үсмер чагында Җиңүне якынайту өчен эшләгән
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны үсмер чагында Җиңүне якынайту өчен эшләгән

Аксубай бистәсендә яшәүче Миниса Дмитриева 95 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.

Ветеранны юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин килде.

– Хөрмәтле Миниса Моисеевна, Сезнең өлешкә зур сынаулар төшкән, – диде ул. – Сез сугыш чорын кичергәнсез һәм бала гына булуыгызга кармастан, Җиңүне якынайту өчен фидкарь хезмәт куйгансыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Истәлекле туган көнегез белән тәбрикләп, сезгә сәламәтлек һәм яраткан балаларыгызның һәм оныкларыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телим.

Ул тантана сәбәпчесенә РФ Президенты Владимир Путинның котлау юлламасын, гөлләмә һәм районнан бүләк тапшырды. Әбекәйне шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Сергей Маклаков та җылы котлады, ә хезмәт ветераны изге теләкләре өчен барысына да рәхмәт укыды.

Миниса Моисеевна Кече Акташ поселогында туып-үскән, Васильевкада 5 сыйныф белем алган, әмма алга таба укуын дәвам итә алмаган. Сугыш башлануга, әтисен фронтка алалар, ә бу вакытта армиядә хезмәт иткән абыйсы хәбәрсез югала. Авылда тормыш җиңел булмый. Үсмер чагында үгез җигеп җир сөрә, бу әйтеп бетергесез авыр хезмәт була.

Сугыштан соң юллама буенча шәһәрләрдә эшли, завод өчен котлованнар казуда катнаша, төзелештә хезмәт куя. Кыз авыр эштән курыкмый. Ике кыз үстерә, бүген алар әниләренең төп терәге, ярдәмчесе.


Нет комментариев