Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Александр Шуркин республиканың тармак бүләгенә лаек булды.
Ул Аксубай районының Мактаулы гражданины, 45 елдан артык туган төбәге иминлеге өчен хезмәт куйды. Сиксәненче еллар уртасыннан Александр Федорович «Верный путь» колхозы рәисе булып эшли. Аның җитәкчелегендә барлык төп күрсәткечләр буенча хуҗалык районда алдынгы урыннарга чыга. Шулай ук ул ПМК-1 җитәкчесе вазыйфасында газлаштыру тармагында да уңышлы хезмәт куя. Иске Тимошкино җирле үзидарә Советы җитәкчесе буларак та авыл кешеләренең тормышын яхшырту өчен бик күпне эшли. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Рәхмәт хатын Александр Шуркинга район башлыгы Камил Гилманов район Советының йомгаклау сессиясендә тапшырды.
Нет комментариев