Аксубай ветераны тормыш юлында авырлыкларны күп күргән
Такталы авылында гомер итүче Мәрьям Сәлахетдин кызына 95 яшь тулды.
Бу көнне әбекәйнең өе кунаклардан гөрләп торды, аның хөрмәтенә зур бәйрәм табыны корылган иде, ә табын артында балалары, онык-оныкчыклары һәм ахирәтләре урын алды.
Тантана гаеплесен район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җылы тәбрикләде.
–Хөрмәтле Мәрьям Сәлахетдин кызы, Сезнең буынга илебез белән бергә авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларны кичерергә, тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килгән. Авырлыклар каршында сынмагансыз, сыгылмагансыз, илебез, республика һәм район файдасына куйган намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – дип мөрәҗәгать итте ул, ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырып.
Мәрьям Сәлахетдин кызын авыл җирлеге башлыгы Рәис Фәйзуллин да тәбрикләде, матур, ихлас теләкләрен җиткерде.
Аның бөтен тормышы шушы авылда узган. Авыл мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, кыз урман әзерләү эшләрендә катнаша. Авыл хатын-кызлары белән Чистайдан арба белән тартып орлык ташуларын бүген дә искә ала ул. Техника булмау сәбәпле, басуларны кул белән чәчкәннәр, урак урганнар, сыер җигеп йөк ташыганнар, яз көне чәчү вакытында сеяльщик булып эшли, фермада да хезмәт куярга туры килгән Мәрьям Сәлахетдин кызына. Соңрак колхозда тракторлар пәйда була. Беренче авыл хуҗалыгы техникасы тәүлекнең караңгы вакытында эшләргә җайлашмаган була, чөнки фаралары булмый. Аларны максималь куллану өчен, төнлә дә сөрәләр – ә алар алдыннан юл күрсәтеп, кызлар фонарьлар белән яктыртып барган. Алар арасында Мәрьям да була. Эштән зарланмаганнар, колхозга ярдәм итә алуларына шатланганнар гына.
1953 елда авыл егете Минхәергә кияүгә чыга. Ир белән хатын икесе дә колхозда эшлиләр, тату яшиләр, хуҗалыкларын көйлиләр, биш балага гомер бүләк итәләр. Әмма аларга озак яшәү насыйп булмый. Тормыш иптәше фаҗигалы төстә вафат була. Мәрьям Сәлахетдин кызы 37 яшендә тол кала. Биш баласын ялгызы үстереп, олы тормыш юлына озата.
Тантана сәбәпчесенең хезмәт кенәгәсендә мәктәптә җыештыручы булып эшләгән чор да бар. Лаеклы ялга ул әлеге хезмәттән китә.
Бүген Мәрьям Сәлахетдин кызы – тугыз оныгы һәм унбиш оныкчыгы белән горурланучы бәхетле әби. Аның турында кызы Әлфия кайгырта, калган балалары да туган-үскән йортларына еш кайталар, әниләренә булдыра алганча кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев