Аксубай ветераны сугышның авыр сынаулары аша узган
Татар Сөнчәлесе авылында гомер итүче Гадәния Закирова 99нчы туган көнен билгеләп үтте
Бу көнне хезмәт һәм тыл ветеранының йортына кунаклар – балалары, оныклары, якыннары, авылдашлары җыелды.
Гадәния Сәхабетдин кызы – авылда хөрмәтле кеше, ул гомере буена кешеләргә бары тик игелек кылып яши, шуның өчендәдер Аллаһы Тәгалә аны озын гомер, ачык зиһен белән бүләкләгән. Гадәния Сәхабетдин кызын туган көне белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин ветеранга бик күп җылы сүзләр әйтте, РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкиленә юлланган котлау хатын ирештерде һәм район исеменнән бүләк тапшырды.
Тантана сәбәпчесенә Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина да күңел түреннән чыккан тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Гадәния Сәхабетдин кызының бөтен тормышы дирлек шушында уза. Бәхетле балачак тәтеми кызчыкка – 13 яшеннән көтү көтә. Сугышка кадәр үк гаиләсе Урта Азия якларына кулак итеп сөрелә. Үзбәкстанда яшәгәндә гаилә тагын ачы хәсрәткә дучар була – әниләре вафат була һәм шунда җирләнә. Гаилә башлыгы өч баласы белән туган иленә кайта. Әмма монда да тормыш авырлыклары көтә аларны, әтиләре авырып китә һәм балалар янә Ахматка, Носовка авылларында сыер, сарык көтүе көтеп көн күрә башлыйлар. Буй җитә төшкәч, Гадәния үзенең яшьтәшләре белән бергә үгез җигеп, ашлык ташый, кырда хезмәт куя.
1948 елда Бөек Ватан сугышы инвалиды Касыйм Закиров белән гаилә коралар. Ир белән хатын дүрт балага гомер бүләк итәләр, бишенчегә иренең җиде яшьлек энесен үз балалары кебек тәрбияләп үстерәләр.
– Гадәния әбекәйнең шушы яшендә дә хәтере бик ачык, кулыннан Коръән китабы төшми. Ул барысын да яхшы хәтерли, нинди дә булса тарихи мәгълүмат кирәк булса, без аның янына киләбез, – ди әбекәйнең авылдашы, педагогика ветераны Фәридә Мифтәхова. – Ул һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырыша, балаларында кунак булырга да ярата.
Гадәния Закир кызының 8 оныгы, 16 оныкчыгы һәм оныкчыгының бер баласы бар. Ул бүген барысына да шөкер итеп, кызы Гөлкәй тәрбиясендә бәхетле картлык кичереп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев