Сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Мөбәрәкшина Асия Әбелгаяз кызына 90 яшь тулды
Асия Әбелгаяз кызы илебез тарихындагы иң куркыныч сугыш башлануга берничә ел кала Яңа Ибрай авылында дөньяга килгән.
Аның гомере – бары тик тормыш бите генә түгел. Бу – бөтен бер дәвернең тере тарихы, хезмәтчән Татарстанның елъязмасы һәм, иң мөһиме, ире белән бергә үстергән, тәрбияләгән һәм бөтен республикага таныткан гаилә династиясе турында матур хикәя.
Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисен фронтка алалар. Миллионлаган совет гаиләләре кебек, алар аны озатып калалар һәм башка беркайчан да күрмиләр. Әнисе өч кызын ялгызы үстерә.
Асия өлкән бала буларак, балачактан ук зур җаваплылыкны үз иңнәренә ала. Әнисенә хуҗалыкта ярдәм итә, сеңелләрен караша, колхозда өлкәннәр белән беррәттән тырышып эшли. Сугыш урлаган бала чак – ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт. Ләкин нәкъ менә шушы авыр сынаулар аның холкын чыныктыра, аны гаҗәеп көчле, түземле һәм җаваплы итә. Аның күзләрендә әле дә шул авыр еллар хәтере яши, ә холкында — тик чын тормыш мәктәбе бирә алырлык аеруча ныклык.
Асия Әбелгаяз кызы буй җиткәч шушы авыл егете Кирам Кыям улына кияүгә чыга, икесе дә «Үсәр» колхозында тырышып эшлиләр, йорт җиткезәләр, алты балага гомер бүләк итәләр, аларга югары белем алуда ярдәм итәләр. Аларның балалары һәркайсы Татарстанны һәм бөтен илне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләр.
Хезмәт ветеранын күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин килде.
– Сез тормышның әчесен-төчесен күп күргән буын вәкиле. Илебез, республикабыз һәм районыбызның икътисади тормышын яхшыртуга керткән намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте рәсми кунак бәйрәм сәбәпчесенә. – Якыннарыгызны шатландырып, тагын озак еллар алар янәшәсендә кадерле әни, яраткан әби, дәү әни булып яшәргә язсын. Сезнең ныклыгыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез — безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Ул әбекәйгә район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Тәбрикләүләргә авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров тә кушылды һәм йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләрен җиткерде.
Әбекәй балалары, 13 оныгы һәм күпсанлы оныкчыклары белән горурланып, аларга хәер-догада булып, матур, бәхетле картлык кичереп яши.
Нет комментариев