Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны Россия Президентыннан котлау алды

Түбән Татар Майнасы авылында гомер кичерүче Саимә Сәгъдиева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район җитәкчелеге исеменнән Саимә Әбделвәли кызын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов җылы котлады.

– Авыр елларда армый-талмый эшләвегез белән сез район үсешенә, аның аякка басуына бәяләп бетергесез өлеш керткәнсез, – дип билгеләп үтте ул, һәм юбилярга тагын күп елларга сәламәтлек һәм бәхет теләде. Алексей Тимирясов аңа Россия Федерациясе Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Ветеран адресына Иске Татар Адәмсуы җирлеге башлыгы Рәис Фәйзуллиннан да җылы сүзләр яңгырады.

Үткән еллар турында хатирәләрне яңарту җиңел түгел. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда балаларга бигрәк тә авыр була: утын һәм ашлыкны үгезләр белән ташыйлар, бүген андыйны күз алдына китерү дә куркыныч. Саимә Әбделвәли кызы кечкенәдән хезмәттә була. Башка кызлар белән бергә икмәк чәчә, суга – бөтен авыр эшне кул белән башкарырга туры килә аларга.

1954 елда Саимә авыл егете Фәсхетдингә кияүгә чыга. Ир белән хатын җиде бала тәрбиялиләр, алар аның тормышында таяныч булалар.

Күп балалы ана, 16 оныкның яраткан әбисе һәм 30дан артык оныкчыкның дәү әнисе. Саимә Әбделвәли кызы якыннарының кайгыртуы һәм игътибарында бәхетле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев