Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев йөз яшьлек Мария Семеновна Петрованы Өлкәннәр көне белән котлады.
Ветеран соңгы елларда Чистайда кызында яши. Зирәклек һәм игелек көне белән тәбрик итү, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшыру өчен муниципаль берәмлек җитәкчесе шәхсән үзе Чистайга барды.
Мария Семеновна якташын ачык зиһен һәм яхшы кәеф белән каршы алды, зур кызыксыну белән туган авылы турында сораштырды һәм үткән елларны җылылык белән искә алды.
– Мария Семеновна белән очрашу дустанә җылы мохиттә үтте, – дип уртаклашты Валерий Николаев. – Ветеран үзен искә алуларына чын күңелдән сөенде һәм быелның декабрь аенда булачак 101 яшьлек тулган көненә чакырды.
Нет комментариев